Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә якташ-шагырь Ямаш Игәнәйнең тормышы һәм иҗатына багышланган дәрес уткәкелде

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

10 январь-Ямаш Игәнәйнең туган көне. Бу уңайдан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә музейга экскурсия үткәрелде. Ильина Д.Р. укучыларга Я.Игәнәйнең әдәби мирасы, китаплары, шәхси әйберләре турында сөйләде. Бигрәк тә укучыларның игътибарын “Изгелеккә әйдәр уем” китабына юнәлтте. Әлеге җыентыкка шагыйрьнең соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре кертелгән. Авылдашыбыз исемен йөртүче урам бар, паркка нигез салынды, мәктәп аның исемен йөртә, без моның белән чиксез горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International