Бүген Сарысаз Тәкермән авылында яшәүче хезмәт ветераны Закирова Нәсимә Фәретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Нәсимә апа Зур Нөркәй авылында туа. 1958 елда Сарысаз Тәкермән авылы егете Наилгә кияүгә чыга. Гомер буе шушы авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтә, авыл һәм колхоз күләмендәге эшләрдә дә актив катнаша. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә улы Алмаз тәрбиясендә яши. Кызы һәм оныклары да даими кайталар. Күрше-тирәләре, авылдашлары, социаль хезмәткәр Эльвира ханым да хәлен белешеп, ярдәм итеп торалар.
Нәсимә апаны гомер бәйрәме белән район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм аның исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, киләсе юбилее белән котларга да вәгъдә бирде. Юбилярга изге теләкләрен шулай ук «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, үзәкнең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Айгөл Хәйруллина, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова җиткерделәр, балалары кадер-хөрмәтендә тагын күп еллар гомер кичерүен теләделәр. Юбилеен әйбәт хәтер, якты зиһен белән елмаеп каршылаучы Нәсимә гомер хатирәләре белән уртаклашты.