Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән котлавы

2025 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән котлыйм. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.  

Бердәм, эшлекле, компетентлы Сарман районы прокуратурасы коллективы киләчәктә дә районыбыз яшәешендә законлылыкны тәэмин итү буенча принципиаль, төгәл эшчәнлек алып барыр дип ышанам. Үзегезгә һәм прокуратура ветераннарына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхетле-сөенечле тормыш, хезмәтегездә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International