Бүген “Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны кунак итеп каршы алды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген “Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны кунак итеп каршы алды. Эшлекле сәфәрнең максаты - “Татар милли – гореф гадәтләрне саклауда, авыл мәктәбенең роле” иде. Мәктәбебез үзенең эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 Кунакларны гореф-гадәтләргә тугры калып, шигырьләр һәм чәк - чәк белән каршы алдык. Мәктәп килгән кунакларны күп яктан кызыксындыра алды, укучылар дәрестән тыш вакытта атларда йөрү белүләрен  күрсәттеләр. Түгәрәк эшчәнлегенең мастер - классларын карап киттеләр. “Үсеш ноктасы”ында практик дәресетә булдылар. Җәлил хәзрәт Фазлыев укучыларга, укытучыларга үзенең рәхмәт сүзләрен, теләкләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International