Азалак мәктәбендә укучылар"Үзебезнекеләргә Җылылык" акциясенә бик теләп кушылдылар. Мәктәп һәрвакыт хәрбиләргә ярдәм күрсәтергә омтыла һәм һәрвакыт ул бу җаваплы эшне бик җитди кабул итә. Укучылар класс җитәкчеләре белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен брелкалар, йөрәкләр ясадылар. Һәр брелок-ул мәхәббәт һәм җылылык кисәге, балалар аны сугышчыларга бирәләр, аларга кыюлык, тәвәккәллек, ә иң мөһиме-нык сәламәтлек, батырлык һәм көч телиләр.