2 нче Җәлил урта мәктәбендә Чиләбе Югары хәрби авиация Кызыл байрак училищесы курсанты Рәмис Мөхәммәтҗанов белән очрашу булды. 10 һәм 11 сыйныф укучылары аның училищега керүе, хәрби идарә штурманнары һәм офицерлары факультетларында укыту үзенчәлекләре турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Файдалы һәм кызыклы очрашуы өчен Рәмискә рәхмәт!