Кыш - елның кырыс вакыты – кошлар турында уйларга вакыт. Кыш көне кошлар өчен иң куркынычы салкын түгел, ә ачлык бит! Кошлар кышын азык таба. Әгәр аларга ярдәм итмәсәң, алар һәлак булырга мөмкин. Кошларга кем булышыр? Әлбәттә, без, кешеләр. МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең 1 А класс укучылары җимлекләр ясап, мәктәп ишегалдындагы агачларга элеп куйдылар.