Бүген Александровка авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Крючин Марсель Валериевич белән саубуллаштык.
Крючин Марсель Валерий улы 1986 елның 15 сентябрендә Сарман районының Александровка авылында туган.
Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның ноябрендә контракт буенча киткән. Хәрби әзерлектә югары күрсәткечләр күрсәткәне, куелган бурычларны уңышлы үтәгәне, хәрби бурычны үрнәк итеп үтәгәне өчен диңгез пехотасы грамотасы һәм береты белән бүләкләнә.
2024 елның 19 декабрендә 30926 гаскәр часте (резерв) укчылар батальоны (резерв) укчылар ротасының укчылар взводы (ротада – 4) укчылар бүлеге укчысы, ВУС 100915м, прапорщик Крючин Марсель Валериевич (Л/н АБ-845971) махсус хәрби операция үткәргәндә РФ чикләренең территориаль бөтенлеген торгызу барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була (т.п. түгәрәк). Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле. Крючин Марсель Валерий улы Сарман районының Буралы Чишмә авылында җирләнде.
Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.