Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен хөрмәтле Фазлиева Василя
Шакировна билгеләп үтә. Бу истәлекле көн бәйрәм хуҗасы өчен генә түгел, аңа хөрмәт күрсәтергә һәм җылы теләкләр әйтергә җыелган һәркем өчен дә зур вакыйга булды.
Юбилярны тирән хөрмәт билгесе итеп, Сарман районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Жэлил шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Идиатуллина Г.М ихлас котлаулар һәм җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Озын һәм игелекле, зирәклек белән тулы гомер юлы өчен юбилярга ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
Без дә ихластан котлауларга кушылабыз! Киләчәктә һәр көн Фазлиева Василя
Шакировнага нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы китерсен, ә гомере якыннарының җылысы, шатлык һәм иминлек белән тулып торсын!