2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Әлеге датаны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, без мәктәп укучылары белән "Георгиевская лента" акциясендә катнаштык. Балалар тасманың барлыкка килү тарихы, аның Җиңү көне символы, шулай ук тантаналы патриотик чараларның мәҗбүри атрибуты булуы турында белделәр.