Бүген Янурыс авыл җирлегендә гражданнарның отчет җыелышы узды.Авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева Азия Әсхәдулла кызы гражданнарны авыл җирлегендә 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга куелган бурычлар белән таныштырды.
Аннары көн тәртибе буенча «Сарман» ҖЧҖ агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Мирзасалихов Миргазыйм Миргазиян улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең өлкән вәкаләтлесе, полиция майоры Сафин Рәсим Вәзаһетдин улы чыгыш ясадылар.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 2024 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде. Чара Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. Килүчеләр өчен күргәзмә оештырылды.