Иске Имән авыл җирлегендә гражданнарның хисап җыелышы булып узды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең узган елгы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы отчет белән җирлек башлыгы Исламова Раушания Әнвәр кызы таныштырды. Аннары көн тәртибе буенча «Агрокөч» җәмгыятенең «Вахитов» җитештерү комплексы идарәчесе Шәйхеразиев Хәлил Шәйхелислам улы чыгыш ясады. Өченче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча өлкән вәкаләтле вәкиле, полиция майоры Сафин Рәсим Вазаһетдин улы мәгълүмат бирде. Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 2024 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде.
Авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен күргәзмә оештырылды.