Бүген тыл хезмәтчәне Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызы үзенең 101 яшен билгеләп үтә.
Бибифатыйма Миңнебай кызын бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга Саклаубаш авыл җирлеге сәркатибе Сабиров Алмер Рафаиз улы, шулай ук туганнары һәм якыннары да кушылды.
Хөрмәтле Бибифатыйма Миңнебаевна! Гомер бәйрәмегез белән котлап, Сезгә исән-сау булып, балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телибез.