“Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары «Үзебезнекеләргә җылылык » акциясенә кушылдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен талисманнар ясалды. Үз кулларың белән ясалган талисманнар солдат өчен зур булмаган, ләкин күңелле бүләк булачак.
Борын-борыннан талисманнар ата-бабаларыбызны төрле бәла-казалардан төп саклаучылар булган. Талисманнар уңыш, сәламәтлек китерә һәм күңелсезлекләрдән, бәла-казалардан һәм авырулардан саклый ала. Балаларның күңел җылысы бирелгән талисманнар үз эшләрен эшләрләр дип ышанасы килә. Тиздән барлык талисманнар да алгы сызыкка озатылачак.
Үзегезне саклагыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янына кайтыгыз. Сезне безнең талисманнар сакласын!