2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Бу датаны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, 1 нче санлы Җәлил мәктәбе укучылары белән «Георгиевская лента»Бөтенроссия акциясенә әзерлек эшләре оештырылды.
Балалар георгий тасмасының барлыкка килү тарихы, аның ни өчен Җиңү көне символы, шулай ук тантаналы патриотик чараларның мәҗбүри атрибуты булуы турында белделәр.