17 нче январь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Вилданова Р.И. белән очрашу узды. Ул 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Балигъ булмаганнар арасында урлауларны кисәтү" темасына әңгәмә үткәрде. Инспектор үз әңгәмәсендә урлау, талау, янап куркыту, тән җәрәхәтләре китерү кебек җинаятьләр кылган өчен җаваплылык мәсьәләләренә кагылды. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгының кайсы еллардан башлануы, теге яки бу хокук бозулар кылган өчен нинди җәзалар кулланылуы аңлатылды.