18 январь көнне «Айтуган» спорт залында Сарман муниципаль районының авыл җирлекләре арасында V Спартакиада кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Беренче урын-Илексаз авыл җирлеге командасы! Икенче урынны Иске Кәшер авыл җирлеге командасы алды. Өченче урынны Мортыш Тамак авыл җирлеге командасы алды.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде. Ул барлык командаларны уңышлы чыгышлары белән котлады һәм аларга лаеклы медальләр, грамоталар һәм ярышларның төп трофеен Кубок тапшырды .
Спартакиаданың чираттагы этабы өстәл теннисы буенча ярышлар булачак, алар 25 гыйнварда «Айтуган»спорт комплексында узачак.