20 нче январь көнне Саклаубаш авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Беренче көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы җирлектә узган елда эшләнгән эшләр буенча чыгыш ясады. Аннан соң Полиция участок инспекторы Сафин Рәсим Вазагутдиновичның 2024 нче елдагы эшчәнлеге буенча информациясен тыңладылар. Өченче көн тәртибе буенча янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча сүз Мөслим һәм Сарман муниципаль районнар буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге дәүләт инспекторы Гарипов Рөстәм Гаптелхаевичка сүз бирелә Чираттагы чыгышында район Башлыгы урынбасары Гараева Гүзәл Рифкатовна муниципаль районнның 2024 елдага эшләгән эшләренә отчет ясады. Соңыннан халыктан сораудар, теләкләр, бүләкләүләр булды.