«Кошлар өчен яхшы кыш» акциясе

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Без кошларга кышын ярдәм итәбез.Бакчабызда "Кошлар өчен яхшы Кыш" акциясе уза.аның максаты-кошларга карата кайгыртучанлык, кышкы авыр шартларда аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү. Балалар әти-әниләре белән кулдан килгән материалдан җимлекләр ясыйлар,аннары үз йортлары янында һәм балалар бакчасы территориясендә элеп куялар.Безнең тәрбияләнүчеләр кошларның ач калмаячагын төгәл беләләр. Ә кошлар шат! Төрле яктан очып киләләр, аларга мондый алым бик ошый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International