Югары Чыршылы авыл җирлегендә гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең узган елгы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы отчет белән җирлек башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлеге турында Розумбетов Р.К. сөйләде. Сарман эчке эшләр бүлегенең полиция участок уполномоченные Хасанов Л.Д. мәгълүматы тыңланды. Көн тәртибендәге дүртенче мәсьәлә буенча янгынга каршы чараларны тәэмин итү турында Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге дәүләт инспекторы Гарипов Р.Г. чыгыш ясады. Бишенче көн тәртибе буенча Нижнекамск урман хуҗалыгы урманчысы Муханов Владимир Сергеевич чыгышы тыңланды. Район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде. Чыгышлардан соң гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.