Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең узган елгы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы отчет белән җирлек башлыгы Нуртдинов Расим Рево улы таныштырды. Аннары көн тәртибе буенча «Агрокөч» җәмгыятенең «Сарман» җитештерү комплексы вэкиле Мостафин Фалих Әкрәм улы чыгыш ясады. Өченче көн тәртибе буенча “Имам” мәчете хәзрәте Салихов Рафис Мисбах улы сөйлэде. Дуртенче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча өлкән вәкаләтле вәкиле Хәсәнов Ләззәт Дагир улы мәгълүмат бирде. Аннан сон Мослим хэм Сарман муниципаль районнар буенча янгын кузэтчелеге эшчэнлеге хэм профилактик эшлэр булеге дэулэт инспекторы Гарипов Ростэм Габдулхай улынын чыгышы булды. Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбассары Гәрәева Гүзәл Рифкат кызы 2024 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде.
Авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен күргәзмә, ярминкә, чәй эчу оештырылды.