Бүген «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм Сарман районы ветераннар Советы хезмәткәрләренең отчет җыелышы узды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча район ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе Харисов Асылъяр Мөнәвир улы сөйләде.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 2024 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Чыгышлардан соң Фәрит Мөнәвир улы район үсешенә өлеш керткән ветераннарны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.