21 нче көнне Җәлил бистәсе мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы булды. "Җәлил гимназия"се укучылары бу чарада бик теләп булдылар. Кереш сүз белән "Җәлил бистәсе" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. чыгыш ясады. Аннары чара концерт номерлары белән дәвам итте. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара тәрбияви характерда булды, укучыларда патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итте.