Кәүҗияк авыл җирлегендә отчет җыелышы узды

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

21 январь көнне Кәүҗияк авыл җирлегендә хисап җыелышы үткәрелде.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең 2024 елгы эше турындагы хисап белән җирлек башлыгы Хөснетдинов Фиргат Әхсән улы чыгыш ясады. 
«Сарман» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә Нурияхмәтов Эльфак Зәки улы йомгаклар ясады .
Хисап белән Кәүҗияк авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Шакирова Фәүзимә Соббуховна чыгыш ясады.
Сарман һәм Мөслим районнары буенча баш дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеген аңлатты.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм 2025 елга бурычлар белән таныштырды. 
Җыелышта катнашучылар авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International