Яңа Имән авыл җирлегендә хисап җыелышы булып узды.

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

  Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең узган елгы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы отчет белән җирлек башлыгы Гәрәев Рөстәм Фәрит улы таныштырды.  Аннары көн тәртибе буенча «Агрокөч» җәмгыятенең «Җәлил» җитештерү комплексы вәкиле Салихов Марат Мөнир улы чыгыш ясады. Өченче көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча өлкән вәкаләтле вәкиле Р.Р.Сафин мәгълүмат бирде. Аннан сон Мөслим һәм Сарман муниципаль районнар буенча янгын кузәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эшләр булеге дәуләт инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхай улынын чыгышы булды.  Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбассары Гәрәева Гүзәл Рифкатъ кызы  2024 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде.

Күтәмәле авылы фельдшеры -Шаймуратова Рәшидә Хәмит кызына юбилее  уңаеннан  рәхмәт хаты   тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен күргәзмә, чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International