22 гыйнвар көнне Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә халык җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Сарман районы прокуроры Панишев Алексей Николаевич, "Җәлил" агрофирмасы ҖЧҖ вәкиле Гәрәев Раушан Фәрит улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады . «Җәлил» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгакларны Раушан Гәрәев сөйләде. Бер ел эчендә башкарылган эшләр һәм районда криминоген вәзгыять турында полиция участок уполномоченные, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мөхәммәтҗанов Л. А. чыгышлары тыңланды.
2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы чыгыш ясады. Чыгышлардан соң җирлек гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.