22 январь көнне Мортыштамак авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илдар Нил улы 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга куелган бурычлар турында чыгыш ясады. «Сарман» агрофирмасының Мортыштамак филиалының әйдәп баручы агрономы Хәсәншин Ришат Зифатович агрофирма эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Өченче көн тәртибендә полиция участок инспекторы чыгыш ясады. Сарман һәм Мөслим районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Госманов Радик Рафаэлевич янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде. 2024 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы таныштырды. Авыл җирлеге сәркатибенә юбилей хөрмәтенә Мактау грамотасы тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен авылыбыз хәрбиләренең фотография һәм шәхси әйберләреннән күргәзмә оештырылган иде.