Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә отчет җыелышы

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман районы прокуроры Алексей Николаевич Панишев, «Җәлил» агрофирмасы вәкиле Раушан Фәрит улы Гәрәев, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Илфат Заһит улы Хәбибуллин узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

«Җәлил» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгакларны Раушан Фәрит улы Гәрәев сөйләде.

Полиция участок уполномоченныеның ел дәвамында башкарылган эш һәм районда криминоген вәзгыять турында Илмир Сәүбән улы Мөхәммәдиев мәгълүматы тыңланды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады.

Чыгышлардан соң җирлек гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Җыелышта катнашучылар өчен күргәзмә, чәй өстәле әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International