Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлегенең узган елгы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы отчет белән җирлек башлыгы Дәүләтҗанов Раян Назыйф улы таныштырды. Икенче көн тәртибе буенча «Агрокөч» җәмгыятенең «Җәлил» җитештерү комплексы баш агрономы Салихов Марат Мөнир улы чыгыш ясады. Өченче көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча өлкән вәкаләтле вәкиле Р.Р.Сафин мәгълүмат бирде. Аннан сон Мөслим һәм Сарман муниципаль районнар буенча янгын кузәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эшләр булеге дәуләт инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхай улынын чыгышы булды. Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбассары Гәрәева Гүзәл Рифкатъ кызы 2024 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде.
Иске Кәшер авылы мэдэният йорты техник хезмэткэре –Миннахметова Илгизә Шәймәгсум кызына юбилее уңаеннан рәхмәт хаты тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен күргәзмә, ярминкә оештырылды