Илексаз авыл жирлегендэ гражданнарнын хисап жыелышы

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

22 январь көнне Илексаз авыл җирлегендә хисап җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Гыйльфанов Флер Мусабир улы 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга куелган бурычлар турында чыгыш ясады. «Сарман» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады Мостафин Фалих Акзам улы. Өченче көн тәртибе буенча полиция участок инспекторы Зәйнәгетдинова Гөлназ Илнур кызы чыгыш ясады. Сарман һәм Мөслим районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Госманов Радик Рафаэль улы янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде. 2024 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы таныштырды.

Җыелышта катнашучылар авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирделәр.

Авыл халкы өчен күргәзмә-ярминкә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International