23 январь көнне Александровка авыл җирлегендә халык җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Сарман районы прокуроры Панишев Алексей Николаевич, ООО "Җәлил" агрофирмасы " вәкиле Салихов Марат Мөнир улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Вафин Ирек Фатих улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
«Җәлил» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады Салихов Марат Мөнир улы бер ел эчендә башкарылган эшләр һәм районда криминоген вәзгыять турында полиция участок уполномоченные, шулай ук авыл җирлеге ветераннар Советы Рәисе Әхмәтҗанова Фәлия Зәки кызы мәгълүмат тыңланды
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләренә Сарман муниципаль районы Башлыгының һәм Александровка авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.