Рангазар авыл җирлегендә хисап җыелышы

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Рангазар авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Җәлил" агрофирмасы ҖЧҖ вәкиле Гәрәев Раушан Фәрит улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Кыямов Румил Наил улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады. «Җәлил» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады Гәрәев Раушан Фәрит улы. Бер ел эчендә башкарылган эшләр һәм районда криминоген вәзгыять турында полиция участок уполномоченные, шулай ук район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Мостафин Илсур Вәлияхмәт улының мәгълүматы тыңланды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының һәм Рангазар авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International