Патриотик акция «Сакчыны котла»

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Олы Нөркәй урта мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Сакчыны котла" патриотик акциясендә актив катнаштылар. Үзләренең юлламаларында хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга балалар ярдәм һәм авыр хәрби хезмәтләре, Ватаныбызны саклауда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алар хатларында, открыткаларында кадерле сугышчыларыбызны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән котладылар һәм тизрәк җиңү белән өйләренә кайтуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International