Бүген Ләке авыл җирлегендә халык җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Сарман районы прокуроры Панишев Алексей Николаевич, ООО "Нөркәй" агрофирмасы " вәкиле Розумбетов Рөстәм Канжай улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорьевич узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
«Нөркәй» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә Розумбетов Рөстәм Канжай улы йомгак ясады. Районда криминоген вәзгыять турында полиция участок уполномоченные Хәсәнов Ләззәт Даһир улы мәгълүматын тыңландык.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләренә Сарман муниципаль районы Башлыгының грамоталыры һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.