24 январь көнне Чукмарлы авыл җирлегендә отчет җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Сарман районы прокуроры Панишев Алексей Николаевич, «Сарман» агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Шәймәрданов Айдар Вил улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илшат Хәмбәл улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
«Сарман» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә Шәймәрданов Айдар Вилович йомгак ясады. Полициянең вәкаләтле участок хезмәткәре Хәсәнов Лаззат Таһир улының ел дәвамында башкарылган эшләре һәм районда криминоген вәзгыять турында, шулай ук Азнакай урман хуҗалыгының Сарман урманчысы Вафин Айрат Зиннур улының мәгълүматлары тыңланды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
Авыл халкы өчен күргәзмә-ярминкә һәм коймак белән чәй эчү оештырылды.