Районда фермерлар конференциясе узды

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Сарманда Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев чыгыш ясады. Ул 2024 елда фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлегенә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов үсемлекчелек юнәлеше буенча чыгыш ясады, ә «Россельхозцентр»ның район филиалы начальнигы Рамил Нәҗметдинов-орлык материалы. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Мостафин районның эпизоотик иминлегенә тукталды. 2024 елны янгынга каршы башкарылган эшлэр хэм 2025 елга куелган бурычлар белән Мослим хэм Сарман районы буенча янгын кузэтчелеге булеге житэкчесе Госманов Радик таныштырды. Район мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова социаль ярдәм турында сөйләде. Банк хезмәткәре Ләйсән Хөснетдинованың чыгышы тыңланды.
Чарага район башлыгы Фәрит Хөснуллин йомгак ясады. Ул районның социаль-икътисади күрсәткечләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрнең торышы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International