Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 «а» сыйныф укучылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Г. Р.Гарайшина һәм сыйныф җитәкчесе Л. Н. Хаҗиева җитәкчелегендә күңелне нечкәртерлек видеоролик төзеделәр, анда блокададагы Ленинградның каһарманлык батырлыгына багышланган шигырь укыдылар. Видео «ВКонтакте» социаль челтәрендә төп хештеглар белән, шулай ук озак көннәр батырлык һәм ныклык символы булган #872днянд өстәмә хештегы белән бастырылган.