Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Ленинград блокадасы” темасы буенча класс сәгате үтте.

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларыда Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Ленинград блокадасы” темасы буенча класс сәгате үтте. Укучылар “900 көн һәм төн” исемле кинофильм карадылар. Балалар Ленинград блокадасы елларының шәһәр халкы өчен иң авыр период булуын аңладылар. Халыкның 900 көн һәм төн буена батырларча каршы торулары турында белделәр. Бу кырыс блокада 1941 еның 8 сентябрендә башлаланып, 1944 елның 27 январенда тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International