Күтәмәле мәктәбенең 5 сыйныф укучылары «Игелек талисманы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

     Кеше тормышы мәхәббәттән башлана, ә яхшылыктан үзеңне кеше буларак аңлау башлана. Һәр сугышчы өчен ул саклаган кешеләрнең ярдәмен тою мөһим. Туган якларыннан  хәбәр яки рухи таяныч һәм өмет бирүче  талисман алу аңа аеруча мөһим. 
     Күтәмәле мәктәбенең 5 сыйныф укучылары «Игелек талисманы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Балалар үз куллары белән  махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен саклык талисманнары булдырдылар. Игелекнең һәр талисманы ихлас күңелдән эшләнгән. Әлеге талисман илебез батырларын һәрчак һәм һәркайда саклаячагына балалар ышана!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International