"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә Ленинград блокадасының истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырылды. Ягъни: "Блокада коесы" мемориаль билгесе, "Блокада балалары" һәйкәле, "Мәңгелек ут". Чара ахырында укучылар блокада турында фактларны үз эченә алган мәгълүмати буклет алдылар.