"Блокадный Ленинград" кинолекторие

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 нче гыйнвар - Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итү көне. Бүген "Җәлил гимназиясе"ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева һәм педагог-оештыручы А.В.Семина дәресләр арасында «Блокадный Ленинград» кинолекторие оештырды. Укучылар блокададагы Ленинград балаларының истәлекләрен кызыксынып тыңладылар, камалышта калган шәһәр халкына ничек авыр булганын беренче авыздан ук белделәр. Караганнан соң үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ленинградлылар гаҗәеп ныклык, батырлык, рух көче күрсәттеләр. Алар исән кала, кеше булып кала алдылар! Алдагы буыннар бу коточкыч фаҗига турында истә тотарга һәм белергә тиеш, мондый хәл беркайчан да кабатланмасын өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International