2024 нче ел өчен хисап җыелышы

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 нче гыйнварда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең Мәдәният сараенда Сарман районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы белгечләре катнашында 2024 елга йомгаклау җыелышы узды. Җыелышта мәгариф, цифрлаштыру, сәламәтлек саклау һәм бистәне төзекләндерү өлкәләрендә 2024 нче елга йомгак ясалды. "Җәлил гимназиясе" коллективы җыелышта катнашты. 2 нче кат фойесында кунакларны Җәлил гимназиясе активистлары каршы алды.
Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә оештырылды. Моннан тыш, җыелышта ТР Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советының Рәхмәт хаты белән Җәлил гимназиясе секретаре Г.З. Рысаева бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International