"Исеңдә тот, онытма!» чарасы

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 январь көнне 2 нче Җәлил урта мәктәбендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Исеңдә тот, онытма!» чарасы үткәрелде. Кызыл Армиянең Аушвиц-Биркенау (Освенцим) иң зур «үлем лагерен» азат итү көне - Холокост корбаннарын искә алу көне булып тора.  Холокост нигезендә - Нацизмның раса теориясе ята. Истәлекле көн датасы очраклы гына сайланмаган. 1945 елның 27 гыйнварында Совет Армиясе иң зур нацистлар үлем лагерен Освенцимны азат итә, анда, төрле бәяләүләр буенча, 1,5 тән 4 миллионга кадәр кеше һәлак була. 2025 елның 15-31 гыйнварында Россиядә ел саен «Холокост корбаннарын искә алу атналыгы» уза.Китапханәдә  «Геноцид – бу куркыныч» күргәзмәсе оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International