Студентлар белән очрашу

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

25 январь көнне «Сарман гимназиясе» актлар залында безнең мәктәпне тәмамлаучы студентлар җыелды.
Очрашу башында студентлар мәктәп елларын, яраткан фәннәрен искә төшерделәр, укытучыларга рәхмәт белдерделәр, вуз һәм белгечлек сайлауга нәрсә йогынты ясавы, уку йортлары турында сөйләделәр.
Югары сыйныф укучылары чыгыш ясаучы студентларның сөйләгәннәрен мавыгып тыңладылар. Студентларга тулай торак, стипендия күләме һәм университетның уку тормышы белән бәйле сораулар бирелде. Студентларның иң төп боерыгы укучыларга укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга иде!
Чара дәвамында студентлар тапкырлык, җитезлек һәм эрудиция буенча конкурсларда һәм төрле ярышларда катнаштылар. Студентлар барлык биремнәрне дә «бик яхшы»га үтәделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз, язмышлары никадәр еракка һәм кайсы якка ташласа да, туган мәктәбебезне һәрвакыт истә тотачакларына ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International