27 гыйнварда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең Мәдәният сараенда Сарман районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы белгечләре катнашында 2024 елга йомгаклау җыелышы узды. Җыелышта мәгариф, цифрлаштыру, сәламәтлек саклау һәм бистәне төзекләндерү өлкәләрендә 2024 елга йомгак ясалды. 1 нче МББУ "Каенлык" коллективы җыелышта катнашты. 2 нче кат фойесында кунакларны шәкертләребез Шакиров Радмир, Сираева Айлина, шулай ук 1 нче урта мәктәпнең «беренче хәрәкәт» активисты Шәймәрданова Диләрә каршы алды. алар Солдатка хат яздылар. Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә оештырылды. Моннан тыш, җыелышта Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советының Мактау грамотасы белән 1 нче «Каенкай»МБББУ повары г.р. Башарова бүләкләнде. Котлыйбыз!