27 гыйнвар көнне безнең мәктәптә Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узды . Бу 1945 елда совет гаскәрләре тарафыннан Освенцим нацист концентрацион лагерен азат итү датасы. 2005 елда бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә.
Көн дәвамында «Холокост - Буыннар хәтере» дигән класс сәгатьләре узды, анда укучылар истәлекле дата белән таныштылар. «Уенчыклар иле» видеофильмын һәм презентацияләрне карап, балалар Бөек Ватан сугышы вакытында булган коточкыч вакыйгалар турында белделәр. Укучылар Холокост тарихы белән таныштылар, Россия тарихында һәм Бөек Ватан сугышында концлагерьлар темасының нинди урын алып торуын белделәр. Балалар Холокост, Освенцим, Бухенвальд лагерьларында олылар һәм балалар арасында булган сынауларның коточкычлыгын күрделәр.
Гаепсез балаларның һәм өлкәннәрнең арыган, имгәнгән гәүдәләрен күргәч, балалар аларны кызгандылар һәм кайгырдылар. Әлеге чаралар укучыларда зур тәэсир калдырды, йомгаклау вакытында балалар фашистлар кулыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.