28 гыйнварда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.