Саклаубаш урта мәктәбе укучылары "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разиновна белән очраштылар . Ул укучыларга юлларда, транспортта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Алсу Разиновна видео күрсәтте һәм юл һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды. Очрашу ахырында Алсу Разиновна барлык укучыларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәм буклетлар өләште.