Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын гамәлгә ашыруга алты еллыкка йомгак ясалды

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Республика вице – премьеры икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта «кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда кече бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итүнең махсус институтларының бердәм системасы формалашуын билгеләп үтте.

КУЭ милли проектын гамәлгә ашыру чорында, 2019 елдан алып 2024 елга кадәр, республиканың кече һәм урта бизнесына 316 млрд сумнан артык күләмдә 179 меңнән артык ярдәм чарасы тәкъдим ителде. Шулай ук үсеш институтлары төбәк эшмәкәрләренә 240 меңнән артык финанс булмаган ярдәм күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International