28 нче гыйнварда Җәлил шәһәр тибындагы мәдәният йортында "Пушкин картасы" программасы кысаларында Вил Усмановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Кино һәм музыка. Җиңү өчен" дип аталган концерты булды.2 нче Җәлил урта мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучылары хәрби репертуар җырларын рәхәтләнеп тыңладылар. Шулай ук концертта танылган җырчының укучылары заманча җырлар белән чыгыш ясады.